Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск шәһәре һәм районы юллары иминлеге сагында торучылар картлар һәм инвалидлар йортында очрашу үткәрде

Мөһим очрашу

Көз көне бик тиз караңгы төшкән вакытта киемнәрдә яктылык кайтаргыч элемент- фликерлар булу аеруча кирәк. Юл куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенең Лениногорск профилактика бүлеге өлкәннәр белән шул максаттан чыгып очрашу уздырды.

Профилактика бүлеге башлыгы Эльвира Кирдянова картлар йортында яшәүчеләр белән юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлар киеп йөрү кирәклеге турында әңгәмә үткәрде.

Азактан  һәркемгә яктылыкны кире кайтара торган элементлар тапшырды, бу – зур булмаган, әмма куркынычсызлыкка таба мөһим адым.

 

Фото Лениногорск ГАИ бүлегенең матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев