Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск суды исерек машина йөртүчене «права»сыз калдырды

Лениногорск шәһәре суды исереклек халәтендә булган ир-атны машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте.

Май ае башында төнге 23.00 сәгатьләр тирәсендә дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре Лениногорск-Чирмешән трассасында “унынчы” модельле Лада автомобилен тукталар.

Руль артында 35 яшьлек Шөгер авылы кешесе була. Хокук сакчылары аның белән аралашу вакытында, шоферның исереклек халәтендә булуын ачыклыйлар. Әмма машина йөртүче медицина тикшерүе узуның законлы таләбеннән баш тарткан (Аек булуы шик тудырган машина   йөртүче медицина тикшерүеннән баш тартса, ул автомат рәвештә хокук бозучылар категориясенә күчә).

Шофер үз гаебен таныган. Ул өйләнгән, бала тәрбиялиләр, Лениногорск предприятиеләренең берсендә эшли. 

Суд шоферга карата хөкем карары чыгарды. Аңа 45 мең сум күләмендә штраф билгеләнде һәм 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде.

 

фотолар: Лениногорск мэриясеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев