Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск суды улына питбайкта йөрергә рөхсәт иткән ата кешегә административ штраф билгеләде

Лениногорск суды балигъ булмаган яшьтәге һәм йөртү хокукы булмаган улын питбайкка утырткан лениногорскилының дәгъвасын канәгатьләндермәде.

Лениногорск дәүләт автоинспекциясе карары нигезендә, балигъ булмаган улына мототранспорт тапшырган ата кеше гаепле дип табылган. Әмма ир-ат бу карар белән килешмичә, Лениногорск судына шикаять  белән мөрәҗәгать иткән.

Тикшерү материалларыннан билгеле булганча, 2024 елның 22 августында 19 сәгать 40 минутта Лыжная урамында  гаепләнүче  С.үзенең улына дәүләт номеры булмаган мототранспорт чарасы белән идарә итү хокукын тапшырган. Балигъ булмаган үсмернең, билгеле, машина йөртү таныклыгы булмаган. Шушы гамәле белән ата кеше Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексның 12.7  маддәсе 3 өлешенә караган хокук тәртибен бозган. Әлеге Административ хокук бозу буенча аңа карата беркетмә төзелгән һәм  С. 30 мең сум штраф түләргә тиеш булган. Мондый карар белән С.катгый рәвештә килешмәгән һәм бу хакта суд утырышында белдергән.

“Мин улыма питбайк белән шәһәрдән читтә: урманда, кырларда гына йөрергә рөхсәт иттем", - дип белдерде ул судьяга белдергән.

Лениногорск дәүләт автоинспекциясе башлыгы Елена Никитина әлеге очрак буенча,  мототранспорт руле артына, шул исәптән питбайкка, әлеге категория транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булган кеше генә утыра ала дип аңлатма бирде: «Хокуксыз рәвештә моның өчен махсус билгеләнгән полигоннарда инструктор катнашында гына идарә итәргә мөмкин. Әлеге мототранспорт чарасында, хокукы булмаган кешегә кырлар һәм урманнарда йөрү дә рөхсәт ителмәгән», - дип аңлатты ул.

Суд, С.ка административ җәза билгеләгәндә бернинди процессуаль хокук бозулар булмавына, аның  конституцион хокуклары бозылмавына ачыклык кертте. Җыелган дәлилләр базасын исәпкә алып, суд С.ны гаепле дип тапты. Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Елена Никитинаның карарын үзгәрешсез калдырды. Шулай ук С.ның  улы   транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган кешенең  руль артына утыруында гаепле дип табылды, 5 мең сум күләмендә штрафка тартылды.

Әлеге карарлар законлы көченә кермәгән һәм 10 тәүлек эчендә шикаять ителергә мөмкин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев