Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск судында исерек шоферга карата хөкем карары чыгардылар

Исерек килеш машинада йөреп килү теләге барып чыкмый, аны дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тоткарлый.

Лениногорск шәһәр суды элек хокукларыннан мәхрүм ителгән машина йөртүченең эшен карады, ул яңадан исерек килеш руль артына эләккән.

34 яшьлек Сугышлы авылы кешесе исерек килеш йөргән өчен административ җәзага җәлеп ителгән булган, әмма тиешле нәтиҗәләр ясамаган. Дәүләт автоинспекторлары аны янәдән тоткарлый. Бу хәл узган елның сентябрь аенда була, ул “салмыш хәлдә” кич белән автомобиленә утырган һәм авыл урамыннан барганда ГАИ туктата. 

Шоферның күрсәтмәсендә менә ниләр язылган: “Мин ул көнне бераз спиртлы эчемлек эчкән идем. Аннары эшләрем килеп чыкты һәм машинага рульгә утырып, берничә метр гына киткән идем, мине автоинспекторлар туктатты. Приборга өрдертеп карадылар, канда алкоголь барлыгы күрсәтте. Машинадан төшәргә куштылар, автомобильне алдылар”.

Урында алкоголь тесты ярдәмендә үткәрелгән тикшерү канда алкоголь булуын раслаган. Өстәвенә, руль артына ул машина йөртү хокукы булмыйча, “права”сыз гына  утырган – машина йөртүче яз көне идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән. Закон өчен кабат шундый бозу – инде административ эш түгел, ә җинаять маддәсе.

Ир-атның инвалидлыгы бар, аның карамагында өч бала. Судья, барлык хәлләрне өйрәнгәннән соң, карап чыгып, карар чыгарды: административ җәзага тартылган яисә хөкем ителгән зат тарафыннан исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүдә гаепле дип танырга һәм хөкем ителүчегә 200 сәгать мәҗбүри эш төрендә җәза билгеләргә. Машина белән идарә итүгә бәйле хезмәт эшчәнлеге белән шөгыльләнүдән 2 елга тыярга, моннан тыш ир-аттан утильләштерелгән автомобиль өчен дәүләт кеременә 40 мең сум түләтәчәкләр. 

Хөкем карарына Лениногорск шәһәр суды аша 15 тәүлек дәвамында апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев