Лениногорск судында рульгә исерек килеш утырып, полиция хезмәткәренә карата йодрыгын уйнаткан хатын-кызны хөкем иттеләр
Шәһәр прокуратурасы җирле хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
43 яшьлек К. га үз-үзен кулда тота алмау сәбәпле, закон нигезендә җавап бирергә туры килде.
Лениногорск суды К.ны Россия Федерациясе Җинаять кодексы 318 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты. Әлеге маддә хакимият вәкиленә карата көч кулланган өчен җәза билгели.
Эш материалларыннан күренгәнчә, К.ны моннан берничә ай элек шәһәренең Кутузов урамында исерек хәлдә тоткарлаганнар.
Әмма хатын-кыз тиз генә бирешергә уйламаган. Ул полиция хезмәткәренең чәченнән кулы белән эләктереп алган һәм кимендә алты тапкыр йодрыгы белән башына суккан.
Моның белән генә тынычланып кала алмаган исерек хатын, тагын кимендә ике кабат хокук сагында торучы хезмәткәрнең эченә аягы белән типкән. Суд каршына килеп баскач та җинаятьче үз гаебен танымаска маташкан.
Суд аңа 50 мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләде. Хөкем карары законлы көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев