Лениногорск урамында җәяүле кичүеннән чыгып килүче ике үсмер баланы бәрдергәннәр
Чит ил автомобиле руле артында баручы җәяүле кичүеннән чыгып килүче ике үсмер баланы бәрдергән.
Әлеге хәл шәһәрнең Гагарин урамындагы җәяүле кичүләренең берсендә килеп чыккан. Икесе бер самокатка баскан үсмер малайлар самокаттан төшми генә җәяүле кичүен узарга теләгәннәр. Әмма юлдан килүче машина аларга юл биреп, уздырып җибәрмәгән.
Шулай итеп ул юл хәрәкәте кагыйдәләренең 14.1. пунктын, светофор белән җайга салынмый торган җәяүле кичүендә юлны кичү өчен машина юлына кергән җәяүлеләргә юл бирермәгән. Машина йөртүчегә карата РФ Административ Кодексының 12.24 маддәсе – кеше сәламәтлегенә зыян китерү буенча эш кузгатылган.
Бу очракта, зыян күрүче үсмер балалар да юл хәрәкәте кагыйдәләренең 24.6 һәм 24.8 пунктларын бозган. Велосипедчы яки хәрәкәт итү өчен индивидуаль мобильлек чарасын кулланучы затлар, җәяүле кичүеннән узганда транспортларыннан төшеп, җәяү барырга тиеш, ә үсмер балалар бу турыда онытып җибәргән.
Балаларга моны кат-кат аңлату кирәк, билгеле. Әмма 11-12 яшьлек малай белән, автомобиль руле артына утырып юлга чыгу хокукы алган өлкән кешене чагыштырып булмый.
Шәһәрнең 7нче мәктәбе янәшәсендә булган бу юлда, гомумән, мәктәп янындагы юлларда балалар күп йөри. Шоферлар саклык турында онытмаска тиеш. Ярый әле бу очракта машинаның тизлеге зур булмаган, юкса төзәтеп булмаслык фаҗига дә туарга мөмкин иде бит.
Фото: телеграм-канал Новости Лениногорска и Республики.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев