Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида 2 машина йөртүченең юл кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән 100 штрафы бар

Татарстан Республикасында исә андый шоферлар барлыгы — 402.

Республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән йөз һәм аннан да күбрәк штрафлы машина йөртүчеләре булган районнар исемлеген тәкъдим итә.

Беренче урында Казан тора.  Монда 222 йөртүченең йөз һәм аннан да күбрәк штрафы бар. Икенче урында — Чаллы,  41 йөртүче, өченче урында — Лаеш районы, анда 15 хокук бозучы исәпләнә. Әлмәт һәм Зеленодольскида – 10 машина йөртүче.

Лениногорск районында 2 машина йөртүченең түләнмәгән 100 штрафы бар. Тагын шундый 2 шофер белән исемлеккә Арча, Аксубай, Чистай, Сарман, Буа кергән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев