Лениногорскида 8 яшьлек балага автомобиль белән идарә итәргә рөхсәт биргәннәр
5 июньдә Лениногорск районында Иске Писмәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу ачыкланды, дип хәбәр итә Лениногорск ЮХИДИ бүлеге.
Әни кеше үзенең 8 яшьлек баласын тезләренә утырткан һәм CHEVROLET AVEO автомобиле белән хәрәкәт итәргә рөхсәт иткән.
18 яшькә җитмәгән һәм машина йөртү таныклыгы булмаган затларга транспорт чарасы белән идарә итү катгый тыела икәнен әни кеше белмәгәнме, әллә белеп тә моңа бармак аша караганмы.
Автомобиль белән идарә итүне тапшырган өчен ана кешегә РФ КоАП 12.7 маддәсенең 3 өлеше буенча - 30 000 сум күләмендә штраф билгеләнгән.
Лениногорск дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: балалар иминлеге – өлкәннәр кулында!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев