Лениногорскида  «Җәяүле» профилактик чарасы уздырыла
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида «Җәяүле» профилактик чарасы уздырыла

ЮХИДИнең Лениногорск районы бүлеге “Җәяүле” профилактик чарасы алып бара. Әлеге чара җәяүлеләр катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан үткәрелә һәм 28 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте бу профилактик чара вакытында , машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә,  җәяүле кичүләрендә хәрәкәт итү өстенлеген бирмәвенә,  ә җәяүлеләрнең, мондый кичүләр булмаган урыннарда юл аркылы үтүләренә аерым игътибар бирәчәк. Шулай ук, Лениногорск районының торак пунктларыннан читтә, җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау эше көчәйтеләчәк.


Нет комментариев