Лениногорскида җәяүлеләрне үткәрмәгән шофёр штраф алган
Кагыйдәләрне үтәргә.
Лениногорск суды җәяүле кичүеннән чыгып баручы кешеләргә юл бирмәгән автомобиль йөртүчене административ җаваплылыкка тартты.
Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре светофор куелмаган җәяүле кичүеннән баручыларга юл бирмәүче автомобиль йөртүченең шәхесен ачыклап, аңа карата бепкетмә төзегән һәм судка тапшырган. Йөртү стажы бер елдан чак кына артыграк булган 19 яшьлек лениногорскилы Россия Федерациясе Административ Кодексының 12. 18 маддәсе нигезендә штрафка тартылды.
Билгеле, юл кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле кеше сәламәтлегенә зыян китергәне өчен аны тагын җаваплылык көтә.
Лениногорск дәүләт автоинспекциясе бүлегеннән алынган мәгълүмат буенча, йөртү стажлары ике елдан кимрәк булган автомобиль йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте очраклары арта төшкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев