Лениногорскида җәяүлене бәрдергәннәр, ул хастаханәдә
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида җәяүлене бәрдергәннәр, ул хастаханәдә

Авария 30 сентябрь кичендә булган.

Лениногорск автоинспекциясе телеграм-каналда хәбәр иткәнчә, 30 сентябрьдә 19 сәгать 27 минутта шәһәрнең Ленинградская урамы, 38А адресы территориясендә 2007 елгы шофер 1987 елгы җәүлене бәрдерә.

Шунысын да искәртик: җәяүле тәүлекнең караңгы вакытында  юлны тиешсез урында чыга торган булган. 

38 яшьлек җәяүле төрле җәрәхәтләр ала, аны Бөгелмә хастаханәсенә алып китәләр. 

 

фото: https://t.me/leninogorskgibdd

 

 


Нет комментариев