Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида авария: бала җәрәхәтләр алган, ә шофер һәлакәт урыныннан качкан

Юлларда имин йөрегез.


Лениногорскиның Горький – Заварыкин урамнары киселешендә юл - транспорт һәлакәте булган.  Аның нәтиҗәсендә унбиш яшьлек үсмер кыз авыр җәрәхәтләр алган.

Юл фаҗигасенең сәбәпчесе – чит ил маркалы автомобиль хуҗасы һәлакәт урынын ташлап качкан. Әлеге юл-транспорт һәлакәте BMW автомобиле йөртүчесенең светофорның кызыл сигналын игътибарсыз калдыруы аркасында килеп чыккан. Ул  Kia автомобиле белән бәрелешкән.

Көчле бәрелүдән ике машина да җитди зыян күргән. Иң аянычы - бәрелешү нәтиҗәсендә Kia пассажиры, балигъ булмаган яшьтәге  кыз бала ябык баш сөяге -ми җәрәхәте, баш мие селкенүе, шулай ук күкрәк һәм корсак җәрәхәтләре алган.

Бала хастаханәгә озатылган. 

BMW йөртүчесенә карата административ тикшерү кузгатылган.

Аңа Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.12 маддәсе 1 өлеше - светофорның тыю сигналына хәрәкәтләнгәне, 12.24  маддәсе нигезендә  - юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы сәбәпле кеше сәламәтлегенә зыян китергәне һәм 12.27 маддәсенең 2 өлеше – юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып киткәне өчен закон нигезендә җавап бирергә туры киләчәк. 

Фото «Лениногорск сити»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев