Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида “Бала-төп пассажир” республикакүләм профилактика акциясе бара

Агымдагы елда пассажир балалар катнашында 69 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 бала һәлак булган һәм 81е яраланган.

Юл-транспорт һәлакәтләренең 9 очрагында, балаларны машинада йөртү кагыйдәләре үтәлмәгән.Бу фаҗигаларда бер баланың гомере өзелгә, 13 се-төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алган. 


Россия Федерациясе  юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, 12 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильдә алгы утыргычта, 7 яшькә кадәрге арткы утыргычта йөртү аның авырлыгына һәм буена туры килә торган, баланы  тотып торучы җайланмалар кулланып башкарылырга тиеш. 


Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе, балалар автокреслосын 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш.

Фото «Заман сулышы»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев