Лениногорскида балигъ булмаган яшьтәге мотоциклчы тотылган
Мотоцикл махсус стоянкага эвакуацияләнгән.
Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре туктаткан үсмернең мотоцикл йөртергә рөхсәт бирүче таныклыгы да булмаган.
Балигъ булмаган үсмерне 19 нчы май көнне көндезге икенче яртыда шәһәрнең Уральская урамында туктатканнар.
Хокук бозучыга карата РФ Административ кодексы 12.7 маддәсе буенча административ эш кузгатылган.
Штраф – 5000 сумнан 15000 сумга кадәр. Мотоцикл махсус стоянкага эвакуацияләнгән.
Фото ДАИ бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев