Лениногорскида бер машина йөртүче текә кадрлар ясау өчен юл кагыйдәләрен дә санга сугып тормаган
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида бер машина йөртүче текә кадрлар ясау өчен юл кагыйдәләрен дә санга сугып тормаган

Лениногорскта йөк транспорты йөртүчесе гадәти булмаган фотосессия өчен пассажирларны туп-туры кузовта ташыган.

Кагыйдәләрне мондый тупас бозу игътибарсыз калмаган, билгеле -автомобильне дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре туктаткан. Машина йөртүче Россия Федерациясе Административ кодексы 12.23 маддәсе (пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозу) буенча, ә пассажирлар 12.29 маддәсе буенча җаваплылыкка тартылган.

Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: кеше гомере берни белән дә бәяләп бетергесез. Пассажирларны йөрткәндә һәрвакыт куркынычсызлык каешын кулланыгыз, ә йөк машинасы кузовында кешеләрне йөртү – аларга үлем куркынычы белән яный, шуңа да ул катгый тыелган.

Фото – скрин видео ГАИ


Нет комментариев