Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида дәүләт автоинспекциясе хезмәте автобусларны һәм таксиларны тикшерде

Лениногорск районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан автобусларда һәм җиңел таксиларда пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозуларны ачыклау өчен тоташ тикшерү үткәрелде.

 Рейдның максаты – җәмәгать транспортында пассажирлар йөртү кагыйдәләрен санга сукмауны булдырмау.

Рейд барышында 4 автобус йөртүчесенең хокукларны бозуы ачыкланды.

Инспекторлар йөртүчеләрнең пассажирлар йөртү кагыйдәләрен үтәүне, шоферның документлары булуны тикшерде. Шулай ук автобусларның техник төзеклелеген дә карадылар. Тормозы, руле яки “сцепление”се төзек булмаган транспортны идарә итү штраф салуга китерә.

Лениногорск районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә киңәш итә.

 

фото: Лениногорск ГАИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев