Лениногорскида дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исерек таксистны эш урынында туктаткан
Яндекс Такси шофёры бу вакытта машинада үзе генә түгел, пассажирлары белән булган.
Шофёрга Россия Федерациясе административ Кодексының 12.8 маддәсе нигезендә бер ел да алты айга йөртү хокукыннан мәхрүм ителү һәм 45 мең сум штраф яный. Мондый хокук бозу тагын кабатланган очракта, закон нигезендә җинаять җаваплылыгы каралган.
Лениногорск ГАИ бүлеге республикада 23 нче июльдән 1 нче августка кадәр дәвам итүче “Такси” оператив-профилактик операциясендә катнаша. Лениногорскилыларга үз иминлекләре турында, әлеге операция барышында гына түгел, даими кайгыртырту тиешлеген ассызыклый. Үзегез утырган такси машинасын йөртүченең үз-үзен тотышына игътибарлы булырга чакыра.
Уяу булыгыз, әгәр машина йөртүченең үз-үзен тотышы шик тудыра икән, https://t.me/leninogorsk_pdd_bot ярдәменә хәбәр итегез.
фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев