Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида дәүләт автоинспекторлары 70 яшьлек аек булмаган шоферны туктата

Лениногорск дәүләт автомобиль инспекторлары Геофизика микрорайоны урамында гадәти хәрәкәт итмәгән машинаны күреп тукталар.

Ушаков урамында туктаткан автомобиль руле артында 70 яшьлек шофер була. Ул өеннән ерак китергә өлгермәгән. Урында ук аңа тикшерү үткәрәләр һәм алкотектор аның исерек хәлдә булуын күрсәткән.  

Судта ул ни өчен эчкән килеш рульгә утыруын аңлата да алмаган. Июль аенда аның озакка сузылган авырудан хатыны үлеп китә һәм ир-ат гел күңелсез, кәефсез халәттә йөргән.

“Гомер буе шофер булып эшләдем, машина йөртү хокукыннан беркайчан да мәхрүм ителмәдем. Дөрес, тизлекне арттырган өчен административ штрафлар булгалады”, - ди ир-ат.

Кылган гамәле өчен нык үкенгән. Лениногорск суды аны 30 мең сум штрафка тартты һәм 1 ел да 6 айга “права”дан мәхрүм итте.

Карар законлы көченә кермәгән һәм апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев