Лениногорскида ялган документлар белән йөрүче шофёрлар ачыкланган
Лениногорскида машина йөртү хокукы бирүче ялган таныклыклар ешрак күзгә чалына башлаган.
Ноябрь аенда гына да ялган документ белән йөрүче ике шофёр ачыкланган.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт испекциясенең Лениногорск бүлеге хезмәткәрендә, документлар тикшерү өчен туктатылган автомобиль хуҗасының йөртү таныклыгын кулына алгач, аның чын булуында шик туган.
Дөрестән дә, база аша тикшерү документның ялган булуын күрсәткән. Икенче очракта да шулай килеп чыккан. Әлеге хокук бозучыларга карата җинаять эше кузгатылган.
Ялган машина йөртү таныклыкларын куллану һәм әзерләү РФ Җинаять Кодексының 327 маддәсе нигезендә җавапка тартылуга китерә:
• Ялган документ кулланган өчен РФ Җинаять Кодексының 327 маддәсе 3 өлеше буенча штраф, мәҗбүри-төзәтү эшләре яки алты айга кадәр кулга алу каралган.
• Ялган документ ясаган, әзерләгән яки саткан өчен РФ Җинаять Кодексының 327 маддәсе 1 һәм 2 өлешләре нигезендә – ирекне чикләү, мәҗбүри эшләр яки ике елга, ә җинаятьне авырайтучы хәлләр очрагында, дүрт елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
Үз ирегегезне куркыныч астына куймагыз – законлы юл белән алынган чын документларны гына кулланыгыз.
Исламия Галимова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев