Лениногорскида яшь инспекторлар арасында «Куркынычсыз тәгәрмәч» муниципаль бәйгесе узды
Лениногорскиның балалар иҗат йорты базасында юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары “Куркынычсыз тәгәрмәч” муниципаль бәйгесендә белемнәрен сынаштылар.
Шәһәр һәм район мәктәпләрендә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары – ЮИД отрядлары даими эшли. Алар үзләре урамнарда, җәяүле кичүләре янында чыгып, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп йөрергә йөрәтүче чаралар уздыралар. Бу юлы исә үзләрен сынап, белемнәрен тикшереп карадылар.
Бәйге программасына теоретик һәм практик биремнәрдән торган 7 станция кертелгән иде. Яшь инспекторлар «Бергә – юл хәрәкәте иминлеге өчен» дип аталган иҗади ярышта да көч сынаштылар, ул юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турында агитация-пропаганда чыгышы булды.
Барлык станцияләр нәтиҗәләре буенча команда урыннары түбәндәгечә бүленде: 1 урын – 2 нче мәктәпнең ЮИД командасында, 2 нче урынга 4 нче мәктәп, ә 3 нче урынны 12 нче лицей командасы яулады.
Муниципаль район данын якларга һәм көчлеләр арасында көрәшергә бәйгенең республика этабына 2 нче урта мәктәп командасы барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев