Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида ялган автомобиль йөртү таныклыгы белән тотылган шофёр суд каршына басты

Автоинспекторлар 23 яшьлек егет идарә иткән автомобильне документлар тикшерү өчен туктата.

Тикшереп карау өчен документларын биргәч үк, аларның тышкы кыяфәте инспекторда шик тудыра, машина йөртү таныклыгындагы кайбер җитешсез урыннар - аның ялган булуына ишарә ясый. Юл иминлеге инспекторына,  документны техник-криминалистика тикшерүе бүлегенә җибәрүдән башка, чара калмый. Әлеге тикшерү бүлегендә, машина йөртү таныклыгының - ялган таныклык булуын ачыклыйлар. 

Тоткарланучы яшь  кешегә карата Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 327 нче маддәсе, 3 өлеше буенча җинаять эше кузгатыла. Бу маддә нигезендә гражданның куллану яки сату максатында ялган документ сатып алу, саклау, үз белән йөртү яки белә торып ялган документ  кулланган өчен җаваплылык билгели.  Мондый гамәлләр кылу, бер елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәзага китерә.

Ялган документ белән тотылучының алдагы язмышын суд хәл итте, шушы көннәрдә гаепләнүчегә карата җинаять эше Лениногорск шәһәр суды тарафыннан каралды. Гаепләнүче үзенә инкриминацияләнә торган җинаятьтә гаепле дип табылды һәм 1 елга иреген чикләү рәвешендә җәзага тартылды.

Гамәлдәге кануннар нигезендә ул  муниципаль берәмлек территориясеннән читкә чыкмаска һәм җәзаны үтәү урыны буенча даими яшәү урынын алмаштырмаска тиеш. Шулай ук ялган документ белән йөрүче  айга бер тапкыр махсуслаштырылган дәүләт органына теркәлү өчен килергә мәҗбүр ителде.

 

И. Галимова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев