Лениногорскида язгы каникул көннәрендә юл иминлеге - аерым игътибар үзәгендә
28 нче марттан башлап » Игътибар, балалар!» профилктик чарасы үткәрелә.
Лениногорск ДАИ бүлеге игълан иткән бу чараның төп максаты – балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтү.
Профилактик чарада төп өстенлек кечкенә пассажирларны куркынычсыз йөртүгә биреләчәк, балалар өчен автокреслолар һәм куркынычсызлык
каешлары куллану җитди тикшереләчәк.
Юлларның аеруча куркыныч зоналарда машина йөртүчеләргә мөмкин кадәр сак-уяу булырга кирәклеге искәртелә.
Ата-аналарга бала ерактан күренеп торсын өчен баланың киемендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булуны кайгырту бик мөһим.
Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны уяулыкка һәм кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәргә чакыра. Үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз!
И.Галимова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев