Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида “Игътибар - балалар!” акциясе бара

25 нче августтан 7 нче сентябрьгә кадәр Лениногорскида «Игътибар -балалар» профилактик акциясе уза.

Аның кысаларында балалар белән җәйге каникуллардан соң  юл  йөрү кагыйдәләрен кабатлау, хәтердә ныгытуга юнәлдерелгән чаралар комплексы гамәлгә ашырыла.

Профилактик акциянең төп максаты -  каникуллардан соң балалар һәм үсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау.

Яңа уку елы башланыр алдыннан мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына илтүче юлларның торышы аерым игътибар үзәгендә тора. Алар юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары тарафыннан тикшерелеп-карап чыгыла. 

1нче сентябрьдән юл-патруль постлары белем бирү учреждениеләренә якынрак күчереләчәк.

Лениногорск юл хәрәкәте дәүләт автоинспекциясе автомобиль йөртүчеләргә юлларда аеруча игътибарлы булу кирәген кисәтә:

  •  - тизлек режимын саклагыз, бигрәк тә балалар учреждениеләре һәм җәяүлеләр кичүләре янында саклык белән хәрәкәт итегез;
  •  - куркынычсызлык каешын эләктерегез һәм балаларны бары тик автокреслоларда гына йөртегез.


Әлеге кисәтүләр балаларның ата-аналарына да кагыла:

-Балаларыгыз белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәр көнне исегезгә төшерергә  онытмагыз, алар белән “өй-мәктәп-өй” маршрутын даими кабатлап торыгыз;

- Юлда йөрү кагыйдәләрен үз мисалыгызда күрсәтегез, юлның ялгышларны кичермәвен, кагыйдәләрне һәрвакыт төгәл үтәп йөрү кирәклеген төшендерегез;

-Автомобиль ачкычларыгызны бала күз алдына ташлап калдырмагыз, баланың кызыксынып ачкычларны кулга төшерүе мөмкин, моның төзәтеп булмаслык фаҗига китереп чыгаруы мөмкин

- Балаларыгызны игътибардан читтә калдырмагыз, мәктәптән тыш сәгатьләрдә аның кайдалыгы турында белеп торыгыз.

 

Исламия Галимова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев