Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида исерек шофер юл хәрәкәте иминлеге законнарына кул селтәп кенә каравы аркасында машинасыз калды

Шәһәрдә яшәүче Л. матур кояшлы көннәрнең берсендә үзенең “ГАЗель” автомашинасына утырып шәһәр урамнарына чыгып китә.

Шофер башта өендә хәмер белән сыйланып алган. Ә йомышы килеп чыккач ул “ГАЗель”гә утырган. Әмма Гагарин урамындагы 17 “А” йорты янындагы стоянкада аңа артка таба маневр ясарга кирәк  булган, артка таба хәрәкәт иткәндә ул ЛАДА-универсал  (ВАЗ-211140) автомашинасына бәрелгән. Бу бәрелү һәм  исерек хәлдә руль артына утыруы нәрсә белән янавын аңлаган Л. машинасыннан тиз генә сикереп төшеп качкан.

 «Лада» хуҗасы тиздән машинасының механик зыян алуын күргән һәм бу хакта шунда ук җирле дәүләт автоинспекциясенә хәбәр иткән. Дежур-патруль хезмәте инспекторы тиешле документлар төзегән. Юл-транспорт һәлакәте очрагын янәшәдәге йортның стенасындагы видеокамера, юлдан барган машиналарның видеорегистраторларыннан алган язмалар, вакыйганың кайчан булганын, бәрдерү вакытын, “ГАЗель”нең дәүләт номерын да яздырып калган, инспекторларны Л.ны табу кыен булмаган, күп тә үтмәгән алар Л.ның фатир ишеген шакыганнар.

Ул  хокук сагында торучыларның таләбе буенча медицина тикшерүе узудан ул баш тарткан һәм шуның белән автомат рәвешендә руль артына исерек хәлдә утыручылар рәтенә күчкән.

Суд карары белән  ир-ат гаепле дип табылган, аңа 300 сәгатьлек  мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләнгән. Л. транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек хокукыннан 2 елга мәхрүм ителгән.   Суд карары буенча, Россия Федерациясе Җинаять кодексы 104.1 маддәсенең 1 өлешендәге “д” пункты нигезендә,  “ГАЗель”  маркалы транспорт чарасы дәүләт милкенә конфискацияләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев