Лениногорскида исерек шоферның эше судка җибәрелгән
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида исерек шоферның эше судка җибәрелгән

Юл аеклар өчен генә.

Лениногорск дәүләт автомобиль инспекциясе экипажы Лениногорскиның Кошевой урамы, 53 В йорты тирәсендә “Лада Приора” автомобилен туктата. 

Тикшерү барышында 1990нчы елгы шоферның исереклек халәтендә булуы ачыклана.

«Алкотектор» техник чарасы ярдәмендә үткәрелгән тикшерү машина йөртүченең халәтен раслый. Прибор сулаган һавада 1,150 мг/л алкоголь булуын күрсәткән.

Машина йөртүчегә карата административ материал кузгатыла. Эш материаллары җаваплылык чарасы турында карар кабул итү өчен судка җибәрелде, дип хәбәр итә Лениногорск ДАИ бүлеге.

 

фото: Лениногорск ДАИ

 


Нет комментариев