Лениногорскида исерек шофёрның хәйләсе барып чыкмаган
Лениногорск урамнарының берсеннән баручы автомобильне юл иминлеге инспекторы документлар тикшерү өчен туктаткан.
“Каракның бүреге яна” дигәндәй, руль артында утыручы ир-ат машина тәрәзәсен чак кына төшереп, документларын инспекторга сузган.
Алкогольле эчемлек кулланганнан соң рульгә утырган 40 яшьлек лениногорскилы, хәмер исененең бик тар гына ярыклардан да чыга алуын белмәгән күрәсең. ГАИ хезмәткәре исә алкоголь исен бик тиз тоеп алган. Инспекторны алкотектор да дәлилләгән. Руль артында утыручы дөрестән дә спиртлы эчемлек тәэсирендә булган.
Юл-патруль хезмәткәре хокук бозучыны транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштергән. Ә машинасын махсус штраф стоянкасына эвакуацияләргә күрсәтмә биргән, тиешле беркетмә төзегән. Судта ир-ат үз гаебен танып, үкенүен белдергән.
Лениногорск суды аны гаепле дип тапты һәм Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексы 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартты.
Исерек хәлдә рульгә утырган хәйләкәр шофер транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан 1 ел 7 айга мәхрүм ителде һәм аңа 45 мең сум күләмендә штраф билгеләде.
Суд карары әле законлы көченә кермәгән, Хокук бозучы ун тәүлек эчендә аппеляцион тәртиптә шикаять бирә ала.
фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев