Лениногорскида исерек хәлдә тотылган яшүсмергә ни яный?
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида исерек хәлдә тотылган яшүсмергә ни яный?

Лениногорскида юл-патруль хезмәткәрләре юлның әле бер ягыннан, әле икенче ягыннан баручы машинаны тиз арада күреп алып, “мигалкаларны” кабызалар, туктарга боерык бирәләр.

ДАИ инспекторы машина руле артында яшүсмер икәнен шунда ук күреп ала. Алкоголь исе дә бәрелеп тора. Инспектор егеттән документларны сорый, әмма машина йөртү таныклыгы да, укучы “права”сы да булмый. Исереклек халәтенә тикшереп карагач, ул организмда алкоголь барлыгын күрсәтә. Машинаны штрафтукталышка озаталар, яшүсмерне эчке эшләр бүлегенә алып киләләр, әти-әнисенә хәбәр итәләр. Балигъ булмаганнар эше буенча да исәпкә куячаклар. 

Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Елена Никитина аңлатма бирә: “Әлеге очракта нәтиҗәләр штрафтан күпкә җитдирәк тә булырга мөмкин. Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү (РФ КоАП 12.8 маддәсенең 3 өлеше). Әгәр машина йөртүче идарә итү хокукына ия булмаса яки аннан мәхрүм ителсә, ә шул ук вакытта исерек тә икән, аңа 10 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яки 45 000 сум штраф яный. Балигъ булмаган яшүсмер өчен кулга алу кулланылмый, шуңа күрә еш кына штраф билгелиләр, аны инде, әлбәттә, ата-аналар түли.

Машина йөртү таныклыгыннан башка идарә итү (РФ КоАП 12.7 маддәсенең 1 өлеше) – 5 000 сумнан 15 000 сумга кадәр штраф. Әгәр машинаны яшүсмергә олы кеше (мәсәлән, туганы яки танышы) тапшырганлыгы ачыкланса, авто хуҗасына 45 000 сум штраф һәм РФ КоАПның 12.8 маддәсе 2 өлеше буенча җаваплылык яный.

Әгәр мондый очракта, машина йөртү нәтиҗәсендә сәламәтлеккә авыр зыян килсә яки үлем белән бәйле юл-транспорт һәлакәте килеп чыкса, балигъ булмаган баланы РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе буенча җәлеп итәргә мөмкиннәр. Бу маддә буенча җинаять җаваплылыгына тарту яше - 16 яшьтән.
Әлеге очрак – вакыйгалар сводкасы гына түгел. Бу сигнал: юлларда куркынычсызлык өчен җаваплылык өйдән башлана”, - ди ул. 

 


Нет комментариев