Лениногорскида юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча гаилә конкурсы узды
Ул “Куркынычсыз юл: гаилә старты” дип аталды. Әлеге чара 1 июньдә билгеләп үтелүче Халыкара балаларны яклау көненә багышланды.
16нчы балалар бакчасында узган конкурс балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга, шулай ук гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән иде.
Чарада алты балалар бакчасыннан гаиләләр катнашты. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, велосипед йөртү күнекмәләрен күрсәттеләр, юл ситуацияләрен тикшерделәр һәм ребуслар чиштеләр. Оештыручылар ассызыклаганча, нәкъ менә гаиләдә юлда үз-үзеңне куркынычсыз тотуның төп күнекмәләре формалаша.
Конкурс нәтиҗәсендә беренче урынны 10нчы балалар бакчасыннан – Шамгуллиннар, икенче урынны 7нче балалар бакчасыннан – Арслановлар, өченче урында – 16нчы балалар бакчасыннан Вахитовлар гаиләсе.
Юл куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенең Лениногорск профилактика бүлеге барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев