Лениногорскида «КамАЗ» машинасы җәяүлене бәрдергән
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида «КамАЗ» машинасы җәяүлене бәрдергән

3 июльгә каршы төнлә белән авария булган.

Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, Лениногорскида Заводская урамында «КамАЗ» автомобиле йөртүчесе юл чите буйлап баручы җәяүлене бәрдерә. Җәяүленең киемендә  яктылык кайтаргыч элементлары булмый. 

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле җәрәхәтләр ала, аны Бөгелмә үзәк хастаханәсенә илтәләр. 

Лениногорск дәүләт автомобиль инспекциясе тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга кирәк икәнен тагын бер тапкыр искәртә.


Нет комментариев