Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида «Каршы як полоса» профилактик операциясе старт алачак

Дәүләт автоинспекциясе «узып китү тыелган» билгесен бозучы барлык машина йөртүчеләрне масштаблы тикшерү үткәрәчәк.

Рейд 22-31 август көннәрендә узачак. 

- Бу чара борчулы статистика белән бәйле, — дип аңлата Лениногорск Дәүләт автоинспекиясе башлыгы полиция майоры Елена Никитина. — 2025 елның 7 аенда каршы як полосага чыгу сәбәпле, Татарстан юлларында 134 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу аварияләрдә 56 кеше һәлак булган (бу һәлак булучыларның гомуми санының 34,4 процентын тәшкил итә), 223 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Операция вакытында юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә контроль көчәйтеләчәк.

Исегездә тотыгыз, каршы як полосага чыгу – 7 500 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез.

 

фото: редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев