Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида наркотик матдәләр тәэсирендә булган шофер инспекторлардан качкан һәм һәлакәт тудырган

Аңа карата административ материаллар берничә

Автомобиль руле артына утырган 1990 нчы елгы ир-ат автоинспекторларның тукталырга дигән боерыгына буйсынмыйча, алар белән куышлы уйнарга керешкән. Артыннан эзәрлекләп килүче юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләреннән качарга маташып, ул УАЗ автомобиленә килеп бәрелгән.

Шофер медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан, әмма соңрак аның наркотик матдәләр тәэсирендә булуы ачыкланган. Хокук бозучы полиция бүлегенә китерелгән һәм аңа карата административ материаллар төзелгән. 

Закон белән уйнарга теләүчегә РФ Административ хокук бозулар Кодексының 19.3 маддәсе 1 өлеше -полиция хезмәткәренең законлы боерыгына буйсынмаган өчен Лениногорск шәһәр суды карары белән 7 тәүлеккә административ кулга алу җәзасы билгеләнгән.

Шуңа өстәп, РФ Административ Кодексының 12.25 маддәсе  1 өлеше -транспорт чарасын туктату турындагы таләпне үтәмәгән өчен  10 мең сум штрафка тартылган.

РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.26 маддәсе 1 өлеше нигезендә  медицина тикшерүен узудан баш тартуы һәм  17.17 маддәсе буенча - исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүе өчен законда каралган җәзаны алган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев