Лениногорскида наркотик матдәләр тәэсирендә булган шофёр тоткарланган
Лениногорск автоинспекция хезмәткәрләре шәһәрнең Лермонтов урамыннан баручы шикле автомобильнең юлына каршы төшкән.
Юл иминлеге сагында торучыларның элегрәк әлеге машина руле артында йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән яшь кешене берничә тапкыр туктатканнары булган.
Үзләренә электән таныш Тойота Каролла автомобиле бу юлы да шик тудырмый калмаган. Лермонтов урамының 36 нчы йорты янында аны документлар тикшерү өчен туктатканнар.
Инспекторлар 2001 нче елгы яшь кешенең үзен бик сәер тотуын күреп, аның наркотик матдәләр тәэсирендә булуын сизенгәннәр. Шофёрны медицина тикшерүе үтәргә алып барганнар һәм тикшерү дөреслекне ачып салган: машина йөртүченең биологик материалында наркотик матдә, дельта-9 - тетрагидроканнабинол кислотасы табылган.
Әлеге машина йөртүчегә карата суд тарафыннан 10 тәүлеккә административ арест рәвешендә җәза билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев