Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида өч ай эчендә 9 юл-транспорт һәлакәте булган

Мэриядә киңәшмә үтте.

Лениногорск районында юлларда борчулы вәзгыять барлыкка килгән: 2025 елның өч аенда 9 юл-транспорт һәлакәте булган, алар арасында бер авария бала белән бәйле.

1 кеше һәлак булган, 11 кеше зыян күргән. Бу саннарны мэриядә узган юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында әйттеләр.

Аварияләрнең төп сәбәпләре –  автомобильчеләрнең каршы як полосага чыгуы, җәяүлеләрне «зебра»га үткәргәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмау.

Юл хәрәкәте иминлеге өчен ниләр эшләнә?

ДАИ хезмәткәрләре куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатып, мәктәпләрдә һәм урамнарда рейдлар үткәрә.
Тимер юл кичүләрендә контроль көчәйтелгән, мототехниканы (питбайклар, квадроцикллар) законсыз куллануга каршы көрәш алып барыла.

Лениногорск районында юлларны язгы-җәйге чорга әзерләү башланды. 23 җәяүлеләр кичүенең билгеләрен яңарту эшләре башкарылачак, 43 км юл яңа билгеләр алачак. Лениногорскида автомобиль юлларын өлешчә ремонтлау планлаштырыла.

Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе бүлеге башлыгы Илназ Зиатдинов республика юлларындагы хәлләр белән таныштырды:
“Ел башыннан Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә 58 бала зыян күргән, берсе һәлак булган. Күпчелек очракта ата- аналар гаепле, алар йә карамаган, йә юл йөрү кагыйдәләрен үзләре бозган. Хәзер республика мәктәпләрендә рейдлар атна саен үткәрелә башлаячак».

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев