Лениногорскида өч кеше үлеме белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте эше буенча хөкем карары чыгарылды
Лениногорск суды карар чыгарды.
Узган елның 2 августында Лениногорск-Карабаш юлында ике автомобиль бәрелешә. ВАЗ машинасы руле артындагы 19 яшьлек кыз озакка сузылган борылышлы юл участогында идарә итә алмый һәм каршы як полосага чыга, анда Opel Mokka автомобиле белән бәрелешә.
Бәрелешү көчле була, нәтиҗәдә ВАЗның өч пассажиры: 16, 17, 22 яшьләрдәге кешеләр һәлак була. Тагын 2 балигъ булмаганнар тән җәрәхәтләре ала. Шулай ук каршы як автомобиле пассажиры да имгәнә.
ВАЗ руле артындагы 19 яшьлек кызның йөртү стажы ул вакытта нибары 3 ай гына була.
Ул үз гаебен танымаган. Суд аны юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда гаепле дип тапты һәм 4 елга ирегеннән мәхрүм итте, колониягә җибәрде, шулай ук транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 3 елга мәхрүм итте.
Моннан тыш, суд 4,5 млн сумга зыян күрүчеләрнең гражданлык дәгъваларын өлешчә канәгатьләндерде.
Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән һәм дәгъва белдерелергә мөмкин.
фото: архив ГИБДД Лениногорск
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев