Лениногорскида парковка кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейд узды
Хокук бозучылар
Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан тукталыш – стоянка кагыйдәләрен бозган өчен 5 автомобиль тоткарланган һәм махсус стоянкага озатылган. Бер машина йөртүче урында административ җаваплылыкка тартылган.
Хокук бозулар өчен штраф салудан тыш, тоткарланган транспорт чаралары хуҗаларына автомобильләрне махсус стоянкага илтеп җиткерү һәм аларны саклау белән бәйле чыгымнарны капларга туры киләчәк.
Хәзерге вакытта парковка кагыйдәләрен бозуларны ачыклау буенча актив эш алып барыла, ул кышкы чорда көчәйтеләчәк, дип хәбәр итә Лениногорск ГАИ бүлеге.
Парковка кагыйдәләрен бозган очракта юлларны кар өеменнән һәм боздан чистарта торган махсус техникага комачаулыклар барлыкка килә.
фото: Лениногорск автоинспекциясеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев