Лениногорскида шоферга карата ике беркетмә төзелде
Куркынычсызлык каешы булу - мөһим.
Лениногорскида шоферга карата машина тәрәзәләрен каралткан (тонировка) өчен һәм куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен административ штраф салынды.
Лениногорск Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә хокук бозуларны теркәде. Шәһәрнең Гагарин урамында 1985нче елгы машина йөртүче туктатылган.
Тикшерү вакытында аның куркынычсызлык каешы эләктермәгәне ачыкланды. Беркетмә төзелеп, 1 мең 500 сум күләмендә административ штраф салынды.
Шулай ук машинаның алгы пыялаларның яктылык үткәрүчәнлеге 20 процент тәшкил итә, бу билгеләнгән нормаларга каршы килә. Алгы һәм алгы ян-як пыялаларның яктылык үткәрүчәнлеге 70 проценттан ким булмаска тиеш.
Шулай итеп, шоферга карата тагын административ штраф билгеләнә: 500 сум.
ДАИ искә төшерә: юл йөрү кагыйдәләрен үтәү – сезнең куркынычсызлык һәм юлдагы тәртипнең нигезе. Игътибарлы булыгыз һәм законны хөрмәт итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA
Нет комментариев