Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида «Тонировка» рейды булды

Транспорт чараларына төсле пыяла кую - юл хәрәкәте куркынычы белән янаучы җитди сәбәпләрнең берсе. Лениногорск районы ЮХИДИ бүлеге 20 нче сентябрьдә “Тонировка” рейды үткәрде.

Рейд барышында транспорт чараларының пыяласы тонировкаланган 4 автомобиль йөртүче административ җаваплылыкка тартылды.

Россия Федерациясе  Административ хокук бозулар кодексы 12.5 маддәсенең  3.1 өлеше нигезендә, тәгәрмәчле транспорт чараларына техник регламент таләпләренә туры килми торган пыялалар кую тыелга.

“Автомобиль руле артына утырган һәркем шуны белергә тиеш: төсле пыяла юл куркынычсызлыгына турыдан-туры тәэсир итә. Әгәр алгы пыяла тонировкалы булса, бу- алдан хәрәкәт итүче машина, яки җәяүле кешене күреп алырга  мөмкин булган араны күпкә киметә. Транспорт чараларына тонировкалы пыяла куюның төп проблемасы да шунда,” - дип  ассызыклый Лениногорск районы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Айдар Хаҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев