Лениногорскида үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтеннән соң зур йөк машиналарын контрольдә тотуны катгыйлаттылар
Зур фаҗига.
Алабуга районындагы фаҗигале юл-транспорт һәлакәтеннән соң йөк транспортын тикшерү көчәйтелде.
Алабуга районында Җиңел автомобиль авыр бетон балкалар ташучы фура белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә дүрт кеше һәлак була.
Тикшерү ачыклаганча, ташучының мәҗбүри махсус рөхсәте һәм озата баручы автомобильләре булмаган.
Шулай ук фура йөртүчесе габаритларны исәпкә алмыйча борылырга тырышып караган. Рөхсәт юл-транспорт һәлакәтеннән соң рәсмиләштерелгән, әмма бу җаваплылыкны гамәлдән чыгармый.
фото: Дәүләт автоинспекциясе бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев