Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида узган рейд нәтиҗәләре питбайк белән идарә итүче 40ка якын баланы ачыклаган

Үсмер бала кулына идарәгә тапшырылган теләсә кайсы транспорт чарасы, мотоцикл, питбайк яисә квадроциклмы, ул - фаҗигага илтүче туры юл.

Руль артына утырган 13-14 яшьлек үсмер, үзе белән нинди куркыныч хәлләр килеп чыгуын аңлап бетерерлек яшьтә түгел әле. Супергеройлар турында мульфильмнар карап үскән бала, үзен дә утта –янмый, суда –батмый торган итеп тоярга мөмкин. 

Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре апрель аеннан башлап республикада  берничә профилактик чара уздырган. Соңгы рейд нәтиҗәләре генә дә питбайк белән идарә итүче кырыкка якын балигъ булмаган баланы ачыклаган. Балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләренә карата административ хокук бозу турында карар чыгарылган. Мондый  карар ата-анага яисә баланың башка законлы вәкилен 30 мең сум штрафка тартуга китерә. 

Лениногорскида балигъ булмаган питбайкерлар Октябрь урамыннан «Кара Ротонда»га илтүче юлда аеруча күп. Бу юлда алар белән юл-транспорт очраклары да әледән-әле кабатланып тора. Үз-үзләрен белештерми бик кызу тизлектә баручы питбайкерларның үзара бәрелешү очрагы да булып өлгерде. Үсмерләрнең икесе дә балигъ булмаган яшьтә, икесенең дә сәламәтлекләренә зыян килгән һәм алар  Чаллы  ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатылган. 

Шушы көннәрдә “Кара Ротонда” юлында тагын берничә балигъ булмаган яшьтәге питбайкерне ГАИ инспекторлары туктаткан. Аларның питбайклары эвакуацияләнгән, ә үзләренә питбайкта махсус трассаларда гына йөрергә рөхсәт ителүе искәртелгән. 


Марат Якупов, Лениногорск муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе секретаре


-Питбайклар ГАИ хезмәткәрләренә, шәһәр һәм районда яшәүчеләргә инде беренче ел гына мәшәкать тудырмый. Шау - шудан тыш, бу үсмерләрнең болай күңел ачуы бик авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.  Узган ел Лениногорск районында 2 питбайкер үсмер баланың гомере өзелде, ә быел исә инде ике юл-транспорт очрагы булды. Ата-аналар, мототранспортның уенчык түгел, ә югары куркыныч чарасы булуын онытмаска тиеш. Балаларның мондый транспорт чаралары белән идарә итү өчен җитәрлек тәҗрибәсе һәм күнекмәләре юк. Аларның 90 проценты шлемнарсыз һәм бернинди саклык чараларын кулланмыйча йөри. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев