Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида велосипедчыны бәрдергәннәр

Күптән түгел Лениногорск шәһәренең Ушаков урамы, 21 нче йорт янында 13нче мәктәп укучысын машина бәрдерә.

Яшүсмер «Timetry» маркалы велосипеды белән Ушаков урамы буенча, Айвазовский урамы яклап, Казанская урамына бара торган була.

Шул вакытта, «Рено Дастер» автомобиле белән идарә итүче 1970 елгы ир-ат Репин урамы буенча, Нахимов урамы яклап, Хмельницкий урамына барганда светофор булмаган киселештә яшүсмерне бәрдерә.

Яшүсмер юлны велосипедтан төшмичә генә чыга торган була. Аны Яр Чаллы шәһәре хастаханәсенә озаталар.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск Эчке эшләр бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев