Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида хатын-кызны бәрдергән шоферны эзлиләр

Авария бүген килеп чыга.

Лениногорскиның Шашин урамы, 47нче йорт тирәсендә җәяүлеләр кичүе өчен көйләнмәгән урында, ВАЗ-2109 автомобилен йөртүче 1975 елгы хатын-кызны бәрдерә.

Әмма машинасыннан чыгып, хатын-кызга ярдәм итәсе урында, ул туктап та тормыйча һәлакәт урыннан качып китә.

Хатын-кызга медицина ярдәме күрсәтелә.

Лениногорск автоинспекциясе хезмәткәрләре оператив тикшерү барышында Грибоедов урамында машинаны таба, ләкин шоферы машинада булмый. Хәзерге вакытта шоферны эзләү эше баоа дип хәбәр итә ЛЕниногорск автоинспекциясе.

 

Фото: ГАИ Лениногорск
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев