Лениногорскида хатын-кызның машинасына идарә итүгә чикләү куелса да, ул йөрүен дәвам иткән
Гаеплегә карата беркетмә төзелә.
Лениногорск дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тикшерү вакытында шәһәр урамында “Мазда” машинасын туктаталар.
Машина йөртүчесе – 1987 елгы хатын-кыз. Документларны тикшергән вакытта машина йөртүченең Дәүләт автоинспекциясе линиясе буенча административ штрафларны системалы рәвештә түләмәгәне өчен Лениногорск шәһәр суды тарафыннан транспорт чаралары белән идарә итү хокукына чикләү булуы ачыкланган.
Бурычның гомуми суммасы 10 мең сумнан артып китүен исәпкә алып, суд приставлары хезмәте хезмәткәрләре транспорт чарасын тукталыш урынында ук кулга алган.
Автомобиль барлык булган штрафлар һәм башкару производстволары буенча бурычлар тулысынча түләнгәннән соң гына хуҗасына кайтарылачак.
Машина йөртүчегә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 17.17 маддәсе буенча административ беркетмә төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев