Бөгелмә районында массакүләм юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган, өч кеше зыян күргән.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, авария тигез булмаган юл чатында килеп чыккан. «Лада» автомобиле йөртүчесе юл бирмәгән һәм Mitsubishi машинасына бәрелгән. Бәрелештән соң Mitsubishi «Лада»ны кире ыргыткан, шуннан соң җиңел автомобиль Shacman фурасы белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәтендә «Лада» пассажиры алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында ук һәлак булган.
«Лада» һәм Mitsubishi автомобильләренең йөртүчеләре, шулай ук Mitsubishi пассажиры медицина ярдәме алу өчен хастаханәгә озатылган.
Юл-транспорт һәлакәтенең барлык сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.
Нет комментариев