Лениногорскилыны чама белми хәмер белән мавыгуы харап иткән
Лениногорск суды исерек хәлдә руль артына утырган бер җирле кешене җаваплылыкка тартты.
Шәһәрдә яшәүче 60 яшьлек Р.ны юл иминлеге сагында торучылар иртәнге якта туктатканнар. Руль артында утыручы, күрәсең, кичтән чама белми хәмер белән мавыккан, аның спиртлы эчемлекләр тәэсирендә булуын инспекторлар тиз сизеп алган. Аларның ялгышмавын алкотектор һәм медицина тикшерүе дә исбатлаган.
Суд утырышында ир-ат гаепле булуын тулысынча танып, үкенечен белдергән. Лениногорск суды аңа Россия Федерациясе Административ кодексның 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә – исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткәне өчен җәза билгеләде.
Гаепле дип табылучы йөртү хокукыннан ел ярымга мәхрүм ителде һәм 45 мең сум күләмендә штрафка тартылды.
Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән, ун тәүлек эчендә шикаять ителергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев