Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскилыны исерек килеш шәһәр урамы буйлап йөргәндә юл-патруль хезмәткәрләре эләктерә

Өстәвенә, машина үзенеке түгел.

Лениногорскида яшәүче 22 яшьлек К. бер кабат руль артында исерек килеш тотылып, штрафка тартылган һәм йөртү хокукыннан билгеле бер вакытка мәхрүм ителгән булган. Әмма йөртү таныклыгын янә кулына төшерүгә, ул бу вакыйганы спиртлы эчемлекләр белән билгеләп үткән. Тик моның белән генә чикләнмәгән, руль артына утырып шәһәр урамы буйлап сәяхәткә чыккан.

Хәсрәт-шоферны инспекторлар шәһәрнең Октябрьская урамы, 184нче  йорт янында туктатканнар. К.инспекторларның таләбенә буйсынып туктаса да, спиртлы эчемлекләр куллануына медцина тикшерүе үтүдән баш тарткан.

Билгеле, теле көрмәкләнә башлаган, өстәвенә яныннан хәмер исе килеп торган шоферның нинди хәлдә булуы гади күзгә дә ташланып торган. Инспектор ике юлаучы машинаны туктатып, шоферлардан әлеге очракның шаһитлары булуын сораган һәм беркетмә төзегән.

Егетнең машинасын штрафстоянкага озатылган, үзенә җәяүләп кенә бик авыр уйлар белән өенә кайтып китәргә туры килгән. Ни өчен бик авыр уй дигәндә, машина К.ның үзенеке түгел, әнисенеке булган.

Ул страховкага кертелгән булса да, «Cherry Tiggo» автомобиленең чын хуҗасы – тоткарланучының әнисе булып чыккан, яшь кеше машинаны сорамый гына алып киткән.

Әлеге очрак буенча РФ Җинаять кодексы 264.1 маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Бу маддә исерек хәлдә руль артында тоткарланып административ җәза алучының, янә исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткәне өчен җәза билгели. Өстәвенә, яшь кеше үзенең киләчәктә абруйлы хезмәт оешмаларына эшкә урнаша алуына да чик куйган, чөнки барлык хезмәт оешмаларында да диярлек хөкем ителмәү турында белешмә таләп ителә.

Суд хөкем ителүчегә 200 сәгать мәҗбүри эш җәзасы билгели, транспорт чаралары белән бәйле эшчәнлектән 2 елга мәхрүм итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев