Исерткеч эчемлек тәэсирендә аеруча кыюланып, кеше малына кул сузган һәм руль артына утырган “батыр”га карата җинаять эше һәм административ эш кузгатылган.
Гаепләнүче ир-ат исерек хәлдә шәһәр урамнары буйлап йөргән, әмма бер максатсыз түгел. Ул юлында очраган һәрбер автомобильнең ишек тоткасын селкетеп карап, бикләнми калганын эзләп йөргән.
“Тырышкан-табар, ташка кадак кагар” диләр бит, бераздан Х.ның да юлы уңган –бикләнмәгән автомобиль табылган. Ир-ат руль артына кереп утырган һәм алга таба ыргылган. Билгеле, үзе планлаштырганча, сәяхәте бик озакка бармаган, әллә нинди зур бәла-каза яки юл фаҗигасе китереп чыгарганчы аның эзенә төшкәннәр.
Ул Лениногорск районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан чит кеше автомобилен тартып алган өчен тоткарланган. Ә юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары кулына эләккәч, исерек шоферның хәтта йөртү хокукы да булмавы ачыкланган.
Әлеге гражданинга карата РФ Җинаять кодексының 166 маддәсе - чит кеше автомобиленә яки башка транспорт чарасына, аны тулысынча яки өлешләп үзләштерү ниятеннән башка ия булу яки урлау буенча җинаять эше кузгатылган.
Моңа өстәп РФ Административ кодексы 12.8 маддәсенең 3 өлеше буенча - автомобиль белән идарә итү хокукы буллмаган кешенең исерек хәлдә руль артына утыруы өчен административ эш кузгатылган. Соңгысының санкциясе РФ Административ кодексы 20.25 маддәсенең 1 нче өлеше нигезендә 10 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр кулга алуны күздә тота.
фото: «Лениногорск-информ»
Нет комментариев