Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскилы судта очраклы рәвештә машина йөртүче утыргычына эләгүен исбатларга тырышкан

Лениногорскида яшәүче ир-ат, җәмәгать судьясы карары белән килешмичә, апелляция инстанциясе судына мөрәҗәгать иткән.

Ул Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 12.8 маддәсе 1 өлешендә каралган хокук бозу - исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүдә  нигезсез рәвештә гаепләнеп,  административ җаваплылыкка тартылуын белдергән.

Исерек хәлдә автомобиль руле артында тотылучы, үзе белән килеп чыккан очракны болай дип аңлаткан: ул хатыны һәм кечкенә баласы белән өйләре янына килеп җиткәч, машинаны парковкага куйганда махсус креслода  утыручы баланың куркынычсызлык каешын эләктерү өчен, шофер урынына утырган булган.

Нәкъ шул вакытта очраклы гына рәвештә  алар янында юл-пост хезмәтенең патруль автомобиле килеп туктаган. Әмма Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре судка, әлеге вакыйганың видеоязмалар белән ныгытылган бөтенләй башка версиясен тәкъдим иткән.

Административ җаваплылыкка тартылучы һәм аны яклаучы, тәкъдим ителгән видеоязмаларны  хокук бозуны исбатлый алмый торган торган дәлилләр дип тануны сораганнар.  Ир-ат һәм аның яклаучысы фикеренчә, видеоязманың тоташ дәвам итә торган видеофайл булмавы, әлеге дәлилне кабул итмәскә нигез булып тора.

Апелляция инстанциясе суды моның белән килешми, тәкъдим ителгән видеоязмаларның һәрберсендә хокук бозучы ир-атка катнашында аерым процессуаль гамәл үткәрү, шулай ук аңа  хокукларын  аңлату һәм аны гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирү турында белешмәләр булуын күрсәтте. Әлеге видеоязмаларның өзек-өзек кадрлардан булуы - дәлилне төшереп калдыру өчен нигез булып тормый.

 Алтынчы кассацион суды да  җәмәгать судьясы һәм апелляция инстанциясе суды нәтиҗәләре белән килеште, кассацион шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев