Лениногорскилы түземсезлеге аркасында машина йөртү хокукыннан мәхрүм калган
Хәзер инде аңа закон тарафыннан бер ел ярым дәвамында сабыр гына җәяү йөрергә кушылган.
Исерек хәлдә руль артына утыручы 40 яшьлек лениногорскилыны шәһәрнең Октябрь урамы 44 нче йорты янында, кичке сәгать алтылар тирәсендә юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәре туктаткан.
ГАИ инспекторының шоферның хәмер кулланганлыгына шиген алкотектор дәлилләгән. Руль артында утыручы дөрестән дә спиртлы эчемлек тәэсирендә булган.
Әлеге закон таләпләрен бозуы ир-атны суд каршына китергән. Ул үзенең исерек килеш руль артына утыруының сәбәбен такси булмавы белән аңлаткан. Берничә кабат шалтыратып карагач, түземлеге беткән, исерек хәлдә рульгә үзе утырган.
Лениногорск суды аны Россия Федерациясе Административ Кодексы 12.8 маддәсе нигезендә 45 мең сум күләмендә штрафка тарткан һәм ел ярымга йөртү хокукыннан мәхрүм иткән. Җавапка тартылучының хезмәте автомобиль йөртү белән бәйле, димәк аңа хәзер акча эшләүнең дә башка ысулын табарга кирәк булачак. Ир-атның үз сүзләре буенча, административ җаваплылыкка ул элек тә тартылган булган.
Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән. Ун көн эчендә Лениногорск шәһәр судына аппеляцион тәртиптә шикаять бирергә мөмкин.
фото: «Лениногорск-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев