Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскиның 6 нчы мәктәбендә 1 нче сыйныф балаларын “җәяүлеләр рәтенә” кабул иттеләр

Юл хәрәкәте иминлеге декадасы кысаларында, юл хәрәкәте иминлеге идарәсенең Лениногорск районында профилактика бүлеге җитәкчесе Зөлфия Рахманова 6 нчы мәктәптә, Ольга Орешина җитәкчелегендәге юл иминлегенең яшь инспекторлары отряды белән берлектә тематик чара үткәрделәр.

 

Бәйрәм уен һәм танып белү формасында узды. Башта беренче сыйныф укучылары белән  яшь инспекторлар отрядыннан килгән балалар әңгәмә корды, сорауларга җавап бирделәр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен, светофор сигналларының мәгънәсен өйрәттеләр. Өйдән мәктәпкә кадәр имин маршрут булдыру  турында сөйләштеләр. Аннары  бергәләшеп "ПДД иленә сәяхәткә киттеләр".

Балалар җәяүлеләр ролен башкарды. "Кызыл, сары, яшел" уенында  җәяүлеләргә үзәрен ничек тотарга  кирәклеген, кайчан хәрәкәт итә башларга, юлда йөргәндә үзара ихтирамлы  булуны хәтердә ныгыттылар.  Зөлфия Мөдәрисовна балаларга куркынычсызлык кагыйдәләре турында  янә  искәртте, истәлекле бүләкләр тапшырды. Чара ахырында беренче сыйныф укучыларын җәяүлеләр рәтенә кабул иттеләр. Аларга, һәр баланың үз исеме язылган махсус  “җәяүле таныклыгы” да бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев