Лениногорскиның 10нчы мәктәбендә җәяүлеләр сафына кабул итү узды
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскиның 10нчы мәктәбендә җәяүлеләр сафына кабул итү узды

Хәзер беренче сыйныфлар - чын-чынлап җәяүле булды.

Лениногорскиның 10нчы мәктәбендә беренче сыйныфларны җәяүлеләр сафына кабул итеп алдылар. «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» учреждениесе профилактика бүлеге Эльвира Кирдянова укучылар белән юл кагыйдәләрен үтәү турында сөйләште. 

Соңыннан Эльвира Сергеевна һәр беренче сыйныф укучысына белемнәрен ныгыту өчен «юл хәрәкәтендә катнашучы яшь кеше дәфтәрен» тапшырды.

«Укучыларның барысына да имин юллар телим», – диде ул. 

 

 


Нет комментариев